Accessibility links

Русия Черногориядән ит кертүне тыйды


Мәскәүдәге кибеттә ит сату бүлеге
Мәскәүдәге кибеттә ит сату бүлеге

Россельхознадзор җитәкчесе ярдәмчесе Алексей Алексеенко белдерүенчә, Европа Берлеге илләрендәге итләрне легаль булмаган юл белән экспортлау моңа сәбәп булган.

Ноябрь аенда Мәскәү Интерпол һәм Еврокомиссиядән контрабанда юлы белән Русиягә китерелгән азык-төлеккә кагылган мәгълүмат сораган иде.

7 августта Русия Европа Берлеге илләре, Австралия, Канада, Норвегия һәм АКШтан ит, яшелчә, җиләк-җимеш, балык, диңгез һәм сөт ризыкларын кертүне тыйды. Бу Украинаның көнчыгышындагы вазгыятьтә Русиянең катнашы булганга Европа Берлеге һәм АКШ керткән чикләүләргә җавап булды. 20 августта Русия тере балыкны да исемлеккә кертте.

"Интерфакс" хәбәр итүенчә, Русия Македония һәм Албаниядән яшелчә, җиләк-җимеш кертүне тыярга мөмкин. Россельхознадзор башлыгы Сергей Данкверт сертификация таләпләре үтәлми, дип белдергән.

XS
SM
MD
LG