Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лукашенко: Русия Беларус тауарларын кертүне тыеп әдәпсезлек күрсәтте


Александр Лукашенко
Александр Лукашенко

Беларус президенты Александр Лукашенко беркадәр ширкәтләрнең азык-төлек тауарларын кертүне тыеп "Русия үзен начар яктан күрсәтте һәм Таможня берлегендә ирешкән килешүләрнең барсын да бозды" дип белдерде.

Лукашенко Европа тауарлары Беларус аша Русиягә керә дигән гаепләүләрне кире какты, һәм шул ук вакытта Беларус "кирәк дип санаган бөтен тауарларны эшкәртте һәм алга таба да эшкәртәчәк", чөнки Русия Европа Берлегеннән турыдан-туры тауар кертүне чикләде, дип әйтте.

Беларус президенты Россельхознадзор белгечләренең Беларус тауарлары кеше сәламәтлеге өчен куркыныч дип нәтиҗә ясаулары белән килешмичә "Беларус иң яхшыны тышкы базарга, иң беренче чиратта, Русиягә чыгара" дип белдерде.

Россельхознадзор ноябрь ахырында, сәламәтлек өчен куркыныч булган микроорганизмнар бар дип белдереп, Беларустагы 19 ширкәтнең итен Русиягә кертүне тыйды. Беларуста бу гаепләүләрне кире кагалар һәм Русиягә ит кертү бәяләр үсүгә киртә куячак дип белдерәләр.

XS
SM
MD
LG