Accessibility links

Туниста Әс-Себси штабы президент сайлауда үз җитәкчесенең җиңүен игълан итте


Туниста якшәмбе көнне узган президент сайлауның икенче турыннан соң, “Нидаа Тунис” фиркасе сайлау штабы үзенең башлыгы Бежи Каида әс-Себсиның җиңүен игълан итте.

Аның тарафдарлары экзит-поллга нигезләнеп, 88 яшьлек әс-Себсиның 55% ярым тавыш казануын әйтә.

Әс-Себси “гарәп язы” һәм элекке президент Зина әл-Абидина Бән Алины читләштерүгә кадәр Тунис җитәкчелегендә югары вазифаларны алып торды.

Икенче турда катнашучы тагын бер намзәт вакытлыча куелган президент Монсеф Марзуки иде. Хокук яклаучы, Бән Али идарәсе вакытында сөргендә яшәгән Марзуки тарафдарлары әс-Себсиның җиңүе турындагы игъланны нигезсез һәм демократик түгел дип әйтеп, рәсми нәтиҗәләрне көтәргә чакырды.

Узган айда үткән беренче тур сайлауда әс-Себси Марзукига караганда 6% күбрәк җыеп, 39,5% тавыш казанган иде.

Узган елда Туниста кабул ителгән Конституция нигезендә, хөкүмәт башлыгына президентка караганда күбрәк вәкаләтләр бирелә.

XS
SM
MD
LG