Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО: Украинага берлеккә керү өчен реформалар уздыру кирәк


НАТО берлеге Украинаны Төньяк альянска кабул итү өчен бернинди гамәлләр дә кылмаячак. Бу хакта НАТО башлыгы Йенс Столтенберг Украина Югары Радасының илнең блогка керүен чикләүне гамәлдән чыгаручы канунны кабул итүеннән соң әйтте.

НАТО генераль секретаре Норвегиянең NRK телеканалына әңгәмәдә, Украинага саклану берлеге әгъзасы булу өчен мөрәҗәгать итү алдыннан саклану, коррупция белән көрәш, дәүләт идарәсе өлкәсендә җитди реформалар уздыру кирәклеген әйтте.

Столтенберг Украинада реформалар уздыруның вакытын әйтмәде, ул бары Украина җитәкчелеге сүзләренә таянды. Рәсми Киев исә мөрәҗәгать итү өчен кимендә алты ел кирәк булачагын белдергән иде.

Cишәмбе көнне Украина Югары Радасы илнең НАТОга керүенә комачаулаган, ягъни блог гамәлләреннән читтә тору статусын үзгәртү турында канун өлгесен кабул итте.

Әлеге канун өлгесе президент Петр Порошенко тарафыннан парламентка 18 декабрь көнне тәкъдим ителгән иде.

XS
SM
MD
LG