Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һонг Конгта каршылык чарасында катнашучы 37 кеше тоткарланган


Узган төндә Һонг Конгта хөкүмәткә каршы чарада катнашучы 37 кеше тоткарланган. Полиция мәгълүматларына караганда, Монгкок районында җәмәгать тәртибен бозган өчен 13 яшьтән алып 76 яшькә кадәр булган 26 ир кеше һәм 11 хатын-кыз тоткарланган. Аларның юлларны ябуы һәм полициянең таралу таләбенә буйсынмавы әйтелә. Шул ук районда атнакичкә каршы төндә 12 протест белдерүче тоткарланган иде.

Сентябрь азагында башланган протест чараларында катнашучылар 2017 елда Һонг Конгта хакимият башлыгын турыдан-туры сайлау мөмкинлеген булдыруны таләп итә. Моңа кадәр ул Пекин контролендә булган сайлаучылар коллегиясе тарафыннан билгеләнә иде.

Демонстрацияләр өч районда барды һәм анда чатырлар куелды. Ноябрь азагы декабрь башында полиция демонстрантлар булдырган чатырларны алып ату эшен төгәлләде.

XS
SM
MD
LG