Accessibility links

Кайнар хәбәр

Париждан 50 чакрымда полиция Charlie Hebdo журналына һөҗүм итүдә шикләнелүчеләр машинасы артыннан бара


Парижның төньяк-көнчыгышында полиция Charlie Hebdo журналына һөҗүм итүдә шикләнелүчеләр утырган булырга мөмкин дип саналган машина артыннан бара. Бу хакта AFP агентлыгы белдерә.

Шулай ук машинада тотыклар булырга мөмкинлеге әйтелә. Журналга һөҗүм итүче дип шикләнелүче бертуган Шәриф һәм Сәид Куашиларны эзләү чарасы инде өченче көн бара.

Куашилар Парижда туган. Аларның ата-аналары Җәзаирдан. 2008 елда бертуганнарның кече 32 яшьлек Шәриф Гыйракка сугышчылар җибәрүгә катнашлыгы булуда гаепләнеп өч елга хөкем ителгән иде.

XS
SM
MD
LG