Accessibility links

Кайнар хәбәр

Парижда Бердәмлек маршына күпмеңләгән кеше чыкты


Дөнья җитәкчеләре Парижга террор корбаннарын искә алырга җыелды
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:57 0:00

Париж үзәгенә Бердәмлек маршына якшәмбе көнне бик күп кеше һәм кырыклап илнең җитәкчесе җыелды. Франциянең Charlie Hebdo сатирик журналына террор һөҗүмендә һәм аннан соң булган берничә канлы һөҗүмдә һәлак булганнарны искә алу чарасында иминлек саклау өчен өстәмә 500ләп хәрби чыгарылды.

Һәркайда Je suis Charlie ("Мин -- Шарли") дип язылган плакатлар. Күпләр бу язуны киемнәренә дә язып килде. Һәркайда Франция әләмнәре.
Франция премьер-министры Мануэль Вальс "Бу марш ирек һәм толерантлык яратуын белдергән француз халкының көчен һәм абруен күрсәтергә тиеш, диде.

Маршка Франция президенты Франсуа Олланд, Германия канцлеры Ангела Меркель, Британия премьеры Дэвид Кэмерон, Италия премьеры Маттео Ренци да кушылды. Шулай ук Үрдүн патшасы Габдулла, Израил һәм төркия премьерлары, фәлестин җитәкчесе Мәхмүт Габбас та килде. Русия Бердәмлек маршына тышкы эшләр министры Сергей Лавровны җибәрде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG