Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ульян өлкәсе вице-губернаторы малае Эдуард Зиннуровка гаепләү белдерелде


Сембердә өлкәнең беренче вице-губернаторы Вилдан Зиннуровның улы Эдуард, шулай ук аның танышлары Рөстәм Яхиев һәм Камил Алиевка "полиция хезмәткәрен яралауда" гаепләү белдерелде, дип хәбәр итә Тикшерү комитеты.

Сембернең Ленин районы мәхкәмәсе Эдуард Зиннуров һәм Камил Алиевны ике айга кулга алу карарын чыгарды. Танылган эшкуарның малае Рөстәм Яхиевны сәламәтлеге начарланып китүе сәбәпле хастаханәгә салганнар.

30 декабрь Сембердә Эдуард Зиннуров һәм аның дуслары вә 27 яшьлек полиция хезмәткәре арасында низаг чыккан. Җирле мәгълүмат чаралары аның шәһәр эчке эшләр идарәсенең элекке башлыгы Сергей Араповның улы булуын хәбәр итте.

XS
SM
MD
LG