Accessibility links

Кайнар хәбәр

2014 елда Татарстан төрмәләрендә 69 кеше вафат булган


Узган елда Татарстанда иректән мәхрүм итү урыннарында 69 кеше вафат булган, шул исәптән тугызы туберкулездан, 12 се ВИЧ-инфекциядән үлгән. Бу хакта җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Дәүфит Хәмәдишинга сылтама белән «Татар-информ» яза.

Идарә җитәкчесе соңгы елларда туберкулез белән авыру һәм аннан үлеп китү күрсәткечләре кискен начарайганын әйтә. Хәмәдишин ассызыклагача, авыруларны вакытында изоляцияләмәү – моның төп сәбәбе.

Җәзаларны үтәтү идарәсе бер елга якын бик каты авыручы ике хөкем ителгән затның иреккә чыгарылуына ирешергә тели. Идарә җитәкчесе әйтүенчә, 18 нче төзәтү колониясенә ябылган ике затны азат итү турындагы үтенеч белән оешма хезмәткәрләре берничә тапкыр мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән, әмма әле нәтиҗәсе юк - мәхкәмә үтенечне һаман канәгатьләндермәгән.

XS
SM
MD
LG