Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грециядә сайлаулар нәтиҗәсендә евро бәясе төште


Сайлауда сулчылар җиңүен хуплап чыккан халык
Сайлауда сулчылар җиңүен хуплап чыккан халык

Греция парламентына якшәмбе узган сайлауда Европа Берлеге белән килешүгә һәм халыкара кредитларга ризасызлык белдерүче радикаль сул коалиция җиңүеннән соң евро бәясе долларга карата 2003 елда булган бәягә төште. Азия илләрендә кыйммәтле кәгазьләр базары ачылганда бер евро 1.11 долларга сатылды.

СИРИЗА сулчылар коалициясе Европа Берлеге белән килешенгән мәсьәләләрне кабат карап чыгуны таләп итә һәм Халыкара валюта фондының биргән кредитлар өчен катгый икътисади чаралар күрү шартына ризасызлык белдерә.

Сайлау нәтиҗәләре Грециянең еврозонадан чыгу ихтималын тагын да арттырды.

XS
SM
MD
LG