Accessibility links

Керич бугазы аша күперне Путин дусты Ротенберг ширкәте салачак


Аркадий Ротенберг
Аркадий Ротенберг

Кырымда Керич бугазы аша күперне Аркадий Ротенберг җитәкчелегендәге "Стройгазмонтаж" ширкәте салачак. Шул хактагы фәрманга Русия премьер-министры Дмитрий Медведев кул куйды.

Күпер төзү 228.3 миллиард сумга (3.3 миллиард доллар) төшәчәк. Төзелешне 2018 ел азагына кадәр тәмамлау планлаштырыла.

Үзе ул "Коммерсант" басмасына төзелеш бәясәнең үзгәрү мөмкинлеге турында әйткән. Аның сүзләренә караганда Транспорт министрлыгы күпер төзергә теләк белдергән "70тән артык ширкәтнең тәкъдимнәрен" караган. Геннадий Тимченко җитәкчелегендәге "Стройтрансгаз" үз теләгеннән баш тарткан.

Узган елның мартында Кырым аннексиясеннән соң Вашингтон Русиянең кайбер иң тәэсирле түрәләренә каршы керткән чикләүләргә Ротенберг та эләккән иде. Карьерасы Владимир Путинның дзюдо партнеры булудан башланган Аркадий Ротенберг Газпром һәм Сочи Олимпия төзелешләрендә миллиардларча доллар казанды. Бу эшләрдә аңа президентның якын дусты булуы ярдәм итте. Беркөнне ул "The Financial Times" газетасына Путинны Русиягә "Аллаһ җибәргән", ди исәпләвен әйткән иде.

XS
SM
MD
LG