Accessibility links

Кайнар хәбәр

Донбасста тәүлек эчендә Украинаның сигез хәрбие һәлак булган


Донбасста тәүлек эчендә Украинаның сигез хәрбие һәлак булган, 34 хәрби яраланган. Бу хакта хәрби җитәкчелек вәкиле Владислав Селезнев белдерде.

Махсус операция матбугат хезмәте мәгълүматларына күрә, Русия яклы сепаратистлар артиллерия һәм "Град"тан Дебальцево шәһәре, Счастье, Тошковка, Крымское, Станица Луганская һәм Водяное авылларындагы украин хәрбиләре ныгытмаларын 40 тапкырдан күбрәк утка тоткан.

Үзбилгеләнгән "ДНР" вәкилләре, украин хәрбиләре ут ачканга, Горловка авылында җиде тыныч кешенең һәлак булуын белдерә. Алар арасында өч баланың булуы әйтелә. Сепаратистлар мәгълүматларына күрә, "ДНР" га 42 тапкыр, шуның 10сы Донецкига ут ачу очрагы теркәлгән.

Луһанскида арттллериядән ут ачып кимендә өч кеше һәлак булган. Шәһәрнең көнчыгыш өлешендә берничә йортка зыян килгән. Бу хакта УНИАН хәбәр итә.

XS
SM
MD
LG