Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Азов”: “Широкино авылы тулысынча диярлек җимерелгән”


Донецки өлкәсенең Широкино авылында сепаратистлар белән “Азов” полкы арасында сугышлар бара. Полк мәгълүматларына караганда, атыш нәтиҗәсендә авыл тулысынча җимерелгән. Корбаннар турында тулы мәгълүмат юк, әмма “Азовта” аларның күп булуын әйтәләр. Широкино янында сугыш шимбә иртән башланды, ике тарафтан да яңа көчләр кушыла тора.

Соңгы тәүлектә Украина көнчыгышында 100ләп сепаратист һәлак булган, 180ләбе яраланган. Әлеге мәгълүматларны Донбасстагы украин армиясенең штабы белдерде. Киев һәм үзбилгеләнгән “Донецки халык республикасы” бер-берсен хәрби низагта киереклекне арттыруда гаепли.

Дебальцево шәһәре янында шулай ук киеренке хәл саклана. Сепаратистлар сүзләренчә, украин хәрбиләре камалыштан сугыш тудырып чыгарга тели. Киев моны кире кага.

XS
SM
MD
LG