Accessibility links

Кайнар хәбәр

Копенһагенда полиция хезмәткәрләренә ут ачкан ир кеше атып үтерелгән


Дания башкаласы Копеһагенда дүшәмбе иртән тимер юл вокзалы янында полиция хезмәткәрләренә ут ачкан ир кеше атып үтерелгән. Полиция үтерелүченең шимбә көнне һәм якшәмбегә каршы төндә булган ике һөҗүмгә катнашлыгы булу-булмавын тикшерә.

Билгеле булганча, шимбә көнне Копенһагенда билгесез кешеләр ислам һәм сүз иреге проблемнарына багышланган семинар барган бинага ут ачкан иде. Тыныч халык арасыннан бер кеше һәлак булды, өч полиция вәкиле яраланды. Һөҗүм итүче ике кеше качты.

Семинарда катнашучылар арасында Франциянең Даниядәге илчесе Франсуа Зимерей һәм Мөхәммәт пәйгамбәргә карикатуралар авторы швед рәссамы Ларс Вилкс бар иде. Алар зыян күрмәде.

Әлеге хәл узып берничә сәгатьтән соң шәһәр синагогасы янында атышлар була. Анда бер кеше һәлак булган, ике полиция хезмәткәре яраланган. Һөҗүм итүче качкан.

Даниядә иминлек чаралары көчәйтелгән.

XS
SM
MD
LG