Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда коммунистлар Агропромпарк җитәкчелегенә протест белдерде


"Русия коммунистлары" Агропромпарк базары җитәкчелегенә протест белдерә. 16 февраль 2014
"Русия коммунистлары" Агропромпарк базары җитәкчелегенә протест белдерә. 16 февраль 2014

Казандагы "Русия коммунистлары" ("Коммунисты России") әгъзалары һәм әлеге фирка тарафдарлары Татарстан хөкүмәте бинасы каршында Агропромпарк базары җитәкчелегенә протест белдереп пикет үткәрде.

Коммунистлар фикеренчә, базар җитәкчелеге сәүдә урыннарын арендага алган фермерларга һәм крестьян хуҗалыклары вәкилләренә күтәреп булмаслык шартлар куя. Арендага алучылар белән бер айлык кына килешү төзелә һәм аннан соң бу килешү бер яклы гына теләсә кайсы вакытта юкка чыгарылырга мөмкин. Азык-төлеккә бәя үскәнгә, ниндидер аңлашылмаган җыеп алулар да булуны белдерә коммунистлар.

Пикетта 20ләп кеше катнашты, алар кызыл әләмнәр һәм шигарләр тоткан иде.

XS
SM
MD
LG