Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан һәм Төркия иске китаплар, кулъязмалар өйрәнү үзәге булдыра


Камил Сәмигуллин (с) һәм Мехмет Гермез
Камил Сәмигуллин (с) һәм Мехмет Гермез

Татарстан һәм Төркия иске китаплар, кулъязмалар өйрәнү үзәге булдырачак. Бу хакта Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин һәм Төркиянең дини эшләр идарәсе җитәкчесе Мехмет Гермез килеште. Меңнәрчә китапларның хәзерге телгә күчерелмәгәнлеге, аларның дөнья китапханәләрендә һәм университетларында сакланганы, күпчелегенең Төркиядә булуы белдерелә. Бу хакта Татарстан диния идарәсе матбугат үзәге хәбәр итә.

Камил Сәмигуллин һәм Мехмет Гермез Анкарада очрашу вакытында ике оешма арасында фән, мәгариф һәм нәшрият өлкәләрендә хезмәттәшлек турында да килешкән.

Гермез үз вакытында Муса Бигиев хезмәтләрен тикшереп докторлык диссертациясе яклаган, ул татар дин галимнәренең хезмәтләрен өйрәнә.

XS
SM
MD
LG