Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкта нәфрәт тәрбияләү өчен биш җиңел адым


Фикер белешү русиялеләрнең 25 процентының Кырым өчен атом сугышы башлауны хуплавын күрсәтә. Русия президенты Владимир Путин мондый "уңышка" ничек иреште соң?

Жаргон телен куллану

Кремль соңгы арада урыс теленең чисталыгы, әдәби тел буларак саклануы өчен керешсә дә, нәкъ менә Владимир Путин үз хакимиятенең беренче көннәреннән үк илне телевизор аша бандитлар жаргоны ярдәмендә идарә итә башлады. Мәсьәлән, төрмәдә утырып чыккан җинаятьчеләр еш куллана торган, әдәби телдә булмаган "селәгәй чәйнәү" дигән жаргонны Путинның видеокамералар алдында инде берничә мәртәбә әйткәне бар. "Мочить в сортире" дигән сүзләрне Путинга кадәр Русиядә бик азларның гына ишеткәне булгандыр һәм әле дә журналистлар бу сүзтезмәне дөньяның башка телләренә тәрҗемә итә алмый азаплана. Шулай ук заманында хәрбиләрнең Чечнядәге рәхимсезлекләре турында Көнбатыш журналистының соравына җавап биреп Русия президенты Русиядә сөннәт урынында башка берни дә үсә алмаслык операция ясый алырлык белгечләр булуы һәм үзенең ул белгечләргә шундый операция ясарга киңәш итәчәге белән янаган иде. Чыннан да, Казанда полиция кулга алган кайбер мөселманнарга "шундый операция" ясалуы турында хәбәрләр булды.

Урысларны бөек милләт итеп күрсәтү

Урысларның бөек милләт булуы турында бертуктаусыз кабатларга кирәк. Путин үз хакимияте чорында бөек урыс дәүләте образын тудыруга, Урыс православ чиркәвенә илне идарә итүдә төп рольләрнең берсен бирүгә, Германия инде күптән котылган Адольф Һитлерның тиңдәше саналган Иосиф Сталинны даһилаштыруга зур көч куеп килә. Кырымны Украинадан "яшел кешеләр" тартып алган булса, интернетта да инде күптәннән Путинның үз трольләр армиясе бюджет хисабына эшләп килә.

Шул ук вакытта Кремль илдәге урыс булмаган халыкларга, җенси азчылыкларга һәм мигрантларга карата дошманлык хисләре белән нык мавыгып китте. Немцов үтерелгәннән соң Кремль яклы сәхифәләрдә, "Нәрсә? Сез монда мени әле? Кемнәр качып өлгермәде сезне кисәткән идек бит!" дигән сүзләр гадәти хәл буларак кабул ителде.

Акрынлап биләмәләрне киңәйтә бару

Мәгълүм булганча, Путин Советлар берлегенең таркалуын ХХ гасырның иң зур геополитик фаҗигасе дип атады. Шул ук вакытта ул үзе дә Русияне зурайту максатында башка күрше илләрне таркату, Кырымны тартып алу, Абхазия, Көньяк Осетия, Днестр буе республикасы һәм Донбасс кебек сепаратист төбәкләргә аерылу эшендә ярдәм итеп килә. Кырымны аннексияләү, бик зур финанс чыгымнар кирәк булачагына карамастан, тарихи хатаны төзәтү буларак сурәтләнеп былтыр Русиядә иң популяр гамәлгә әверелде.

Дошманнарыңны ачык итеп күрсәтү

Узган бер ел дәвамында Русиядә гади халыкның тормыш шартлары Көнбатышның яңа кредитлар бирмәве һәм шул ук вакытта нефть бәясенең икеләтә төшүе сәбәпле бик нык начарайды. Әмма бәяләрнең котырып үсүе илдә кайберәүләрне җитәкчелекнең дөрес адымнар ясавына шикләнеп карарга мәҗбүр итсә дә, Кремль халыкның бу кыенлыкларын Украинага гына түгел, финанс чикләүләре керткән Көнбатыш илләренә, бигрәк тә Кушма Штатларга карата нәфрәтне көчәйтү өчен файдалана. Хәзер Русиядә Киевтагы Майдан өчен дә, Charlie Hebdo журналына һөҗүм өчен дә, Немцовны үтерү өчен дә Вашингтонны гаепләү гадәти хәл.

Илдәге барлык зур киңкүләм мәгълүмат чаралары синең кулда булганда ил халкын нәрсәдән куркырга кирәклегенә өйрәтү бик җиңел эш. Узган бер ел дәвамында илдәге медиа җитәкчегә тугрылыклы булып килде, ә җитәкченең чыгышлары кискенләшкәннән кискенләшә барды. Путин читтән янаган куркынычларны гына түгел, ил эчендәге куркынычларны да төртеп күрсәтә башлады.

Дошманнардан куркыныч янавы турында кисәтү

Кырымны Украинадан тартып алуга каршы чыгучыларны Путин "илне сатучылар һәм бишенче колонна" дип күрсәтте. "Антимайдан" хәрәкәте вәкилләре илдәге либералларны "фашистик хунта" дип атады.

Күренекле биналарда оппозиция җитәкчеләре Немцов, Алексей Навальный һәм башкаларның сурәтләре төшерелгән һәм аларны сатлыкҗаннар дип атаучы зур баннерлар эленеп торды. Русиядән китәргә мәҗбүр булган активист Гарри Каспаров: "Урамнарда һәм телевидениедә Борисның һәм башка күренекле оппозиционерларның рәсемнәрен шулай итеп күрсәтә башлау асылда аларны юк итәргә өндәү булды", ди.

Үтерелер алдыннан Немцов Facebookта "Кремль кешеләрнең иң түбән инстинктлары белән уйнап нәфрәт һәм сугышка котырта, кешеләр бер-берсенә каршы куела, бу хәл тыныч кына тәмамланмаячак" дип язган иде.

Бу көннәрдә Кырым аннексиясенә бер ел тулу уңаеннан чыгарылган пропаганда фильмында Путин үз хатирәләрен уртаклашты. Президент Көнбатыш ул чакта Украинаның бербөтенлеген яклап Кырымга үз хәрбиләрен җибәргән очракта атом коралы кулланырга да әзер булганлыгын белдерде. Бу атнада уздырылган бер фикер белешүдә катнашканнарның 25 проценты Кырым өчен сугышта атом бомбалары куллануны хуплавын белдерде.

XS
SM
MD
LG