Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Немцовны үтерүдә гаепләнүче җинаять сәбәбен атады


Заур Дадаев
Заур Дадаев

Борис Немцовны үтерүдә гаепләнүче Заур Дадаев бу җинаятьне дини караш – Русиянең оппозициядәге сәясәтченең мөселманнар турында тискәре фикере өчен кылганлыгын белдергән. Бу хакта "Росбалт" хокук саклау оешмаларындагы үз чыганагына таянып хәбәр итә. Чыганак агентлыкка Дадаевның әлеге җинаятьне оештыруын тануы турында һәм шуңа күрә "тикшерү барганда тагын ниндидер шау-шулы тоткарлаулар көтү кирәкми" дип тә әйткән.

28 февраль көнне Русия Тикшерү комитеты сайтында Немцов "Париждагы "Шарли Эбдо" журналы редакциясе журналистларын атып үтерүгә үз карашын белдергәнгә, аңа янаганнар" дигән белдерү урнаштырган иде. Әмма Немцовның хезмәттәшләре, сәясәтченең әйткәннәре башка фикерләр белән чагыштырганда иң радикал түгел иде дип, бу версияне шик астына куя.

8 март көнне Мәскәүнең Басманный мәхкәмәсе Немцовны үтерүдә шикләнелгән биш кешене сак астына алу карары чыгарды. Заур Дадаев һәм Анзор Губашев 28 апрельгә кадәр ябылуда булачак. Аларга үтерү һәм канунсыз коралга ия булуда гаепләү белдерелгән.

Темерлан Эскерханов, Хамзат Бахаев һәм Шаһит Губашев 7-8 майга кадәр сак астына алынган. Дадаев, хөкемдарлар әйтүенчә, җинаять кылуын таныган, калганнар гаепләүне кире кага. Немцовны үтерүдә шикләнелгән Беслан Шаванов Грозныйда кулга алганда үзен шартлатты.

Борис Немцов 27 февраль кичендә Мәскәүдәге Москворецки күперендә атып үтерелде.

XS
SM
MD
LG