Accessibility links

Аннексиянең бер еллыгына Акмәчеттә яңартылган Ленин һәйкәле ачылды


Акмәчеттә Ленин һәйкәле
Акмәчеттә Ленин һәйкәле

Дүшәмбе кич Акмәчет үзәгендә яңартылган Ленин һәйкәле ачылды. Аның тирә-ягында эшләр 12 мартка бетәчәк дип планлаштырыла.

Кырым хөкүмәте "Кырымның Русиягә кайтуының" бер еллыгына багышланган чаралар уздыра. Аларның кайберләре Ленин мәйданында үтәчәк. Бүген хөкүмәттә Русия саклану министры Сергей Шойгуны көтәләр. Хакимият биналары һәм шәһәр үзәгендә хәрби полиция тәртип саклый дип хәбәр итә Qirim.Aqiqat сәхифәсе.

2014 елның 16 мартында Кырым һәм Акъярда ярымутрауның статусы турында "референдум" узды. Аның "нәтиҗәсендә" Русия Кырымны үз эченә алды. Украина, Европа Берлеге, АКШ бу тавыш бирү нәтиҗәләрен танымыйча Русия Кырымны аннексияләде дип саный.

Украинада аннексиянең бер еллыгы алдыннан оккупациягә каршы мәгълүмати кампания бара. Аны Кырымнан күчеп китәргә мәҗбүр булучылар оештыра. Кампания кысаларында 15 мартка кадәр рәсем күргәзмәләре, төрле очрашулар, телевидениедә марафоннар, конференция һәм семинарлар үтә.

XS
SM
MD
LG