Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роберт Галиуллин Татарстанның АКШтагы сәүдә вәкиле итеп билгеләнгән


2012 елдан Татарстанның инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе урынбасары булган Роберт Галиуллин АКШтагы сәүдә вәкиле итеп билгеләнгән. Бу хата агентлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Галиуллин 1978 елның 28 сентябрендә Баулы районында туган. 1999 елны Русия эчке эшләр министрлыгының Мәскәү юридик институтын «юрист-хокукчы» бүлеген тәмамлаган. 1999 елдан 2006 елга кадәр Русия хакимиятендә төрле вазифаларда эшләгән.

2006-2008 елда Coalсo Development ширкәтендә хезмәт иткән. 2008 елда Русия төбәк үсеше министрлыгында эшләгән. 2009-2012 елгача Берләшкән гарәп әмирлекләренең Magnet Enterprise ширкәте җитәкчесе булган. Аннары инде Татарстанның инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнгән.

XS
SM
MD
LG