Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО комитеты төрмәдә утыручы кырымтатарлар эшен тикшерергә чакырды


БМО Кеше хокуклары комитеты Русиядә кеше хокуклары торышының начараюын белдерде.

Кичә 113 сессиясен тәмамлаган БМО Кеше хокуклары комитеты Русияне юристлар, журналистлар, хокук яклаучылар һәм оппозициядәге сәясәтчеләргә каршы җинаятьләрне тикшермичә ябуны туктатырга чакырды. Аерым алганда хокук яклаучы Наталья Эстемирова һәм Борис Немцов үлемнәрен тикшерү кирәклеге турында әйтелде.

Русиягә Кырымда кеше хокукларының бозылуы турындагы барлык шикаятьләрне, кеше урлауларны, кулга алуларны тикшерергә, гаепле булганнарны җаваплылыкка тартырга, зыян күрүчеләргә хокукый ярдәм һәм компенсация түләргә киңәш ителә.

"Төп халыклар һәм кече халыкларның хокукларын хөрмәт итәргә һәм якларга, кайбер кырымтатар җитәкчеләре һәм активистларга ачылган җинаять эшләренең юридик дәлилләрен кабат тикшерергә", диелгән белдерүдә.

Комитет белдерүендә Русиядә сәяси һәм ватандашлар иреклекләренең чикләнүе турында әйтелгән. "Чит ил агентлары" турындагы канун сүз иреген һәм ирекле җыелу хокукын бозу булып тора, диелгән комитет белдерүендә.

"Хупланмаган оешмалар" турындагы канун өлгесенә тәнкыйть белдереп, комитет аның киләчәктә хокук яклау оешмалары эшенә киртә салачагын әйтә.

XS
SM
MD
LG