Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда «Татар китабы йортын» булдырмакчылар


"Татар китабы йортын" Шәриф Камал музеенда булдыру карала.

Казанда “Татар китабы йорты” барлыкка килергә мөмкин: аның концепциясе инде әзер. Бу хакта Татарстан дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиевкә сылтама белән «Татар-информ» яза.

Ул Казандагы Шәриф Камал музее бинасында урнашачак.

“Шәриф Камал музее инде ике-өч ел буш тора һәм төзекләндерү эшләре беткәннән соң, музейның бер катында “Татар китабы йорты” булдыру тәкъдиме белән чыктык. Шәриф Камал музее да эшчәнлеген бу бинада дәвам итәчәк”, -дигән Вәлиев.

XS
SM
MD
LG