Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия премьер-министры: Кырымтатарларны изоляцияләүгә юл куярга ярамый


Төркия премьер-министры Әхмәт Давытоглы (сулдан өченче)
Төркия премьер-министры Әхмәт Давытоглы (сулдан өченче)

Кырымны аннексияләү белән килешеп булмый һәм кырымтатарларны изоляцияләүгә юл куярга ярамый дип белдерде Төркия премьер-министры Әхмәт Давытоглы.

Төркия премьер-министры Әхмәт Давытоглы НАТО илләре тышкы эшләр министрлары киңәшмәсендә Кырымны аннексияләү белән килешеп булмый һәм кырымтатарларны изоляцияләүгә юл куярга ярамый дип белдерде. Әлеге ике көнлек чара Төркиянең Анталья шәһәрендә үтә.

"Без Кырымдагы кешеләрнең газап күрүләрен оныта алмыйбыз. Русиянең легаль булмаган юл белән Кырымны аннексияләве берничек тә кабул ителмәслек вакыйга. Кырымтатарлар белән элемтәләрне саклау һәм аларны изоляцияләүгә юл куймау бу мәсьәләдә әһәмияткә ия", диде Даытоглы.

Төркия хөкүмәте җитәкчесе "Украинадагы низаг җир шарында иминлекнең никадәр тиз уалучан икәнлеген" күрсәте дип әйтте.

Антальядә үтә торган киңәшмә вакытында Украина-НАТО комиссиясенең утырышы да була. Украина ягыннан тышкы эшләр министры Павел Климкин катанаша. Көнбатыш Русиянең Кырымны аннексияләвен кабул итми.

XS
SM
MD
LG