Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин АКШны FIFA эшенә тыкшынуда гаепли


Блаттер (у) һәм Путин (с).
Блаттер (у) һәм Путин (с).

FIFA түрәләре коррупциядә шикләнелә.

Русия президенты Владимир Путин АКШны ФИФАның эчке эшләренә тыкшынуда һәм Йозеф Блаттерның яңадан ФИФА президенты итеп сайлануына аяк чалырга тырышуда гаепли.

Аерым алганда, Путин АКШ гаепләүләре барышында Цюрихта ФИФАның җиде түрәсе кулга алынуы "Блаттерны президент вазифасына киредән сайлауга аяк чалу тырышлыклары чагылышы" дип әйтте.

Швейцария хөкүмәте 2018 һәм 2022 елларда Дөнья футбол чемпионатын уздыруга җирәбә салу белән бәйле акча юуда шикләнелгән берничә түрәгә карата җинаять эше ачты. Путин Дөнья чемпионатын уздыруда Русияне яклаган өчен Блаттерга "басым" барганы аңа билгеле булуын әйтте. Ул шулай ук ФИФАдагы кулга алулар һәм АКШның иминлек агентлыгының элеккеге хезмәткәре Эдвард Сноуден һәм WikiLeaks хуҗасы Джулиана Ассанжга карата барган тикшерүләр арасында охшашлык булуын ассызыклады.

"Безнең американ хезмәттәшләр аны үз максатларында куллана. ФИФА эше дә шулай булуы мөмкин", диде ул.

XS
SM
MD
LG