Accessibility links

Төркиянең көньягында Русия туристлары белән автобус әйләнеп капланды


Мәрмәрис күренеше
Мәрмәрис күренеше

Мәрмәрис вилаятендә булган казада 50 яшьлек бер хатын-кыз һәлак булды, 14 кеше яраланды.

Бүген Төркиянең Мәрмәрис вилаятендә булган автобус һәлакәтендә Русия туристлары зыян күрде. Алты кеше - Екатерина Каверина, Зинаида Куракова, Рафаил Әхмәтшин, Ирина Шахова, Мария Панасенко һәм Ольга Усова хастаханәдә кала. Биш кеше медицина ярдәме алганнан соң чыгарылган. Калганнары җиңелчә яраланган. 50 яшьлек бер хатын-кыз һәлак булган.

Полиция казаны тикшерә башлады. Автобус йөртүчесе тикшерү барышында кулга алынган.

XS
SM
MD
LG