Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербурда халыкара икътисади форум ачылды


19нчы Халыкара форумда 115 илдән җиде меңләп кеше катнаша.

Петербурда ачылган 19нчы Халыкара икътисади форумда 115 илдән җиде меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә. Форум кысаларында Русия президенты Владимир Путин Согуд Гарәбстан шаһзадәсе Мөхәммәд бин Салман һәм Греция премьер-министры АлексисЦипрас белән очрашачак.

Форумда Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов та катнаша. Җыен 20 июньгә кадәр дәвам итәчәк. 2014 елда Петербур форумында имзаланган килешүләрнең күләме 400 миллиард сум чамасы иде.

XS
SM
MD
LG