Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО: Кремль Украинага амбициясеннән канәгать түгел


Генерал Филип Бридлав
Генерал Филип Бридлав

НАТО хәбри көчләре баш җитәкчесе генерал Филип Бридлав Русиянең Украина көнчыгышындагы операцияне тәэмин итеп тору системасы булдыруы турында кисәтә.

НАТО хәбри көчләре баш җитәкчесе генерал Филип Бридлав, Украина көнчыгышында Русиянең мөмкин хәрби операцияләрне материаль-техник яктан системалы тәэмин итеп тору билгеләрен күрә.

"Русия армиясенең хәрби әзерлеге югары, ул үзенә куелган теләсә нинди бурычны үтәргә әзер", дип белдерде Бридлав Брюссельдә узган НАТО әгъза илләре саклану министрларының ике көнлек киңәшмәсеннән соң. Бу киңәшмәдә Русия ягыннан янаулар көн үзәгендә булды.

"Бу үз чиратында Путинның күңелендә булган бу төбәккә карата амбицияләрнең канәгатьләндерелмәгәнлеген күрсәтеп тора", тора ди генерал.

Бу киңәшмәдә катнашкан Пентагон башлыгы Эштон Картер Европага сәфәре вакытында яңа булдырылган тиз каршылык күрсәтүче көчләрнең күзләү һәм гаскәрләрне идарә итү җайланмалары белән көчәйтеләчәген белдерде. Ул шулай ук берлекнең көнчыгыш чикләренә алты бригаданы тәэмин итәргә җитәрлек хәрби техника, бронетранспортерлар, артиллерия һәм танклар җибәреләчәген дә белдерде.

Американ министры шулай ук хезмәттәшләрен салкын сугыш уйларыннан баш тартырга, заманча фикер йөртергә, киберсаклануга күбрәк игътибар бирергә чакырды.

Чәршәмбе көнне НАТО Украинага һава киңлекләрен саклауда ярдәмнең, элемтә системасы һәм сапер җиһазлары белән тәэмин итүнең артачагын дә белдерде.

XS
SM
MD
LG