Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселманнар Ураза гаетен бәйрәм итә


Косоводагы мөселман балалары бәйрәм намазында
Косоводагы мөселман балалары бәйрәм намазында

Рамазан аеның тәмамлануын билгеләгән Ураза гаете бүген Татарстан, Башкортстан һәм Кырымда да ял көне дип игълан ителгән.

Бүген күпчелек мөселман илләрендә Ураза гаете бәйрәм ителә. Татарстан, Башкортстан һәм Кырымда бу көн ял һәм бәйрәм көне дип игълан ителгән.

Ислам диненең ике зур бәйрәменең берсе булган Рамазан бәйрәмендә иртән гает намазлары укылды. Кайбер илләрдә Гает өч көн бәйрәм ителә.

Татарстан һәм башка кайбер җирләрдә Ураза гаетенең көне инде Рамазан башланганчы ук билгеләп куелса, гарәпләр әле кичә кайсы көнне бәйрәм ителәчәген белми иде.

"Гарәпләр ислам дәүләте булгач, "менә айны күрдек, инде иртәгә бәйрәм" дип игълан итсәләр дә, аларда проблем түгел. Ә бездә бит хөкүмәтебез ял бирә. Алар безне бәйрәм көнен төгәл билгеләүне сорый. Әгәр без икеле-микеле торабыз икән, ул гади халыкка да зыянлы, чөнки күбесе ял алып гаеткә килә һәм бәйрәм итә алуы барысы өчен дә яхшы", диде Азатлыкка Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзасы Равил Бикбаев.

XS
SM
MD
LG