Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия полициясе террорга каршы тикшерүдә 251 кешене тоткарлаган


Биш меңләп полиция хезмәткәре көрд сугышчылары һәм "Ислам дүләте" сугышчыларга булырга мөмкин йөздән артык урынны тикшергән.

Төркия полициясе террорга каршы тикшерүдә Истанбул һәм илнең башка шәһәрләрендә 251 кешене тоткарлаган.

Биш меңләп полиция хезмәткәре көрд сугышчылары һәм "Ислам дүләте" сугышчылары булырга мөмкин йөздән артык урынны тикшергән.

24 июль иртәсендә Төркиянең һөҗүм очкычлары чикне чыкмый гына Сүриядәге "Ислам дәүләте" сугышчылары сызыкларын дүрт тапкыр утка тотты.

Кичә Төркия президенты АКШ хәрбиләренә илнең көньяк-көнчыгышындагы "Инсирлик" хәрби базасыннан Гыйрак һәм Сүриядәге "Ислам дәүләте" төркемнәре сугышчылары сызыкларына һавадан һөҗүм итәргә рөхсәт бирде. Төркия һәм Сүрия чигендә төркиянең полиция хезмәткәре үтерелгәч, илнең көньяк-көнчыгышындагы террор гамәле нәтиҗәсендә кимендә 32 кеше һәлак булгач ил җитәкчесе әнә шундый адым ясарга карар кылган.

XS
SM
MD
LG