Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Новая газета": ФСБ хезмәткәрләре балалар лагерын саткан өчен миллионнар алган


ФСБ директоры Александр Бортников
ФСБ директоры Александр Бортников

ФСБның 20 хезмәткәре элек балалар лагеры булган җирләрне саткан өчен 2,5 миллион доллар ала.

Федераль иминлек хезмәтенең югарыда утырган түрәләренең Мәскәү янындагы кыйбатлы биш гектар җирне сатуга катнашы булу ачыкланган. Элек монда "Объект 909" дип аталаган КГБ хезмәткәрләренең балалар лагеры булган. Бу хакта "Новая газета" тикшерүендә әйтелә.

Басма белдерүенчә, СССР таркалгач, Рублево-Успенски юлы кырыена урнашкан Калчуга авылындагы лагерь ФСБга күчкән. 2005 елда Русиянең ул вакыттагы премьер-министры Михаил Фрадков (хәзер тышкы күзләү хезмәте башлыгы) бу лагерьны Одинцово районына тапшыру фәрманын имзалаган. Әмма ике елдан соң район идарәсе бу җирләрне "Калчуга4" дип аталган бакча идарәсенә биргән. "Калчуга"ны ФСБ хезмәткәрләре Сергей Доронин һәм Сергей Качушкин оештыра.

Аннан соң биш гектарга якын җирне 22 өлешкә бүлеп ФСБның югары даирәләренә өләшәләр. Алар арасында ФСБның хәзерге директоры Александр Бортников, аның урынбасарлары Александр Купряжкин, Владимир Кулишов та бар. Исемлектә барлыгы 20 кеше.

"Новая газета" мәгълүматларына күрә, җирләр бүленгәч, алар сатыла, ФСБның 20 хезмәткәре дә моның өчен 2,5 миллион доллар ала.

XS
SM
MD
LG