Accessibility links

Киев: Украина чик сакчылары русияләргә ут ачмады


Киев "Красная Таловка" тикшереп үткәрү капкасы аша Русиянең диверсия төркемнәре берничә тапкыр Украинага үтәргә тырышты дип белдерә.

Украина чик сакчылары "Красная Таловка" тикшереп үткәрү капкасы янында фотога төшәргә омтылган русияләргә ут ачмаган. Бу хакта Украина дәүләт чик буе хезмәте белдерә. Бу белдерү "хәрбиләрнең кораллары тикшерелгәч һәм аларны куллану очрагы ачыкланмагач" ясалган.

Дүшәмбе Русия ФСБсының Ростов өлкәсендәге чик буе хезмәте идарәсе матбугат хезмәте "Красная Таловка" тикшереп үткәрү капкасы янында сэлфи төшерергә омтылган берничә русиялегә украин ягыннан аттылар дип белдергән иде. ФСБ мәгълүматларына күрә, аларның берсен күкрәге яраланганга хастаханәгә салганнар.

Украина дәүләт чик буе хезмәте бу мәгълүмат "тулысынча дөреслеккә туры килми, провокация булып тора", дип белдерә. Шулай ук Украина кануннарына күрә, чик буе хезмәтендәгеләргә Русия ягына ату тыелганлыгы да әйтелә.

Киев "Красная Таловка" тикшереп үткәрү капкасы аша Русиянең диверсия төркемнәре берничә тапкыр Украинага үтәргә тырышты дип тә белдерә.

XS
SM
MD
LG