Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Җәзаларга каршы комитет" эшен башка оешмада дәвам итә


Игорь Каляпин
Игорь Каляпин

"Җәзаларга каршы комитет" хезмәткәрләре эшләрен узган ел Оренбурда ачылган "Җәзалауларны булдырмау комитеты" канаты астында дәвам итәчәк.

"Җәзаларга каршы комитет" киләсе атнада эшчәнлеген туктата. Бу хакта комитет җитәкчесе Игорь Каляпин матбугат очрашуында белдерде. Аның сүзләренчә, комитет хезмәткәрләре эшләрен узган ел Оренбурда ачылган "Җәзалауларны булдырмау комитеты" канаты астында дәвам итәчәк. Әле күптән түгел генә бу оешма әгъзалары Каляпинны рәисташ итеп сайлады.

"Җәзаларга каршы комитет"ны 2000 елда Түбән Новгород хокук яклаучылары оештырган иде. Русиядәге эшчәнлегеннән тыш бу оешма Европада кеше хокуклары мәхкәмәсендә дә русияләр хокукларын яклады.

"Җәзаларга каршы комитет"ны "чит ил агенты" исемлегенә кертү карары чыгарылганга, аның күпчелек әгъзалары узган атнада, әлеге оешманы таркату өчен тавыш бирде. Һәм бу хакта киләсе атнада Русия юстиция министрлыгына да җиткереләчәк.

Каляпин журналистларга "Җәзалауларны булдырмау комитеты"ның Чечняда да эшен дәвам итәчәген белдерде. Хокук яклаучы сүзләренчә, Чечняда эшләү – ул аның принцибы.

3 июнь көнне бер төркем кешеләр Грозныйдагы "Җәзаларга каршы комитет" офисын пыран-заран китерде. 2014 елда күп меңләгән кеше катнашында үткән митингтан соң бу офиска ут төрткән иделәр. Митингта катнашучылар хокук яклаучылар террорчыларга һәм аларның туганнарына ярдәм итә дип белдерде. Бу хәлгә кадәр Игорь Каляпин Рамзан Кадыйровның "террорчыларның гамәлләре өчен аларның туганнары түләргә тиеш" дип белдергән сүзләрен тикшерү комитетына шикаять иткән иде.

XS
SM
MD
LG