Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Ислам дәүләте” оешмасы Пальмира шәһәрендә борынгы һәйкәлне җимергән


Күптән түгел экстремистлар Тадморда архитектура комплексын саклаучы 82 яшьлек археолог Халит Асаадны үтергән иде.

“Ислам дәүләте” төркеме сугышчылары ЮНЕСКО мирасы исемлегенә кергән Сүриянең Тадмор (Пальмира) шәһәрендә Баал-Шамин һәйкәлен шартлаткан.Берничә көн элек кенә экстремистлар Тадморда архитектура комплексын саклаучы 82 яшьлек археолог Халит Асаадны үтергән иде.

Тадморда бик күп борынгы һәйкәлләр һәм архитектура җыелмалары сакланган. Май аенда шәһәрне исламчылар басып алгач 400дән артык кеше үтерелгән. Сугышчылар шулай ук берничә борынгы сынны, ике мөселман төрбәсен җимергән иде.

“Ислам дәүләте” төркеме кайбер илләрдә террор оешмасы санала. Русиядә ул тыелган.

XS
SM
MD
LG