Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы иҗтимагый оешмалар арасында Татарстанда яшәүче халыклар телләрен саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән иң яхшы проектка бәйге игълан итте. Грантның күләме - 250 мең сум.
Бәйгедә эшчәнлеге бер елдан да ким булмаган, рәсми рәвештә теркәлгән иҗтимагый оешмалар катнаша ала.
Документлар 2015 елның 1 сентябреннән 14 сентябренә кадәр Казан шәһәре, Кремль урамы, 9нчы йорт (225 бүлмә) адресы буенча кабул ителә.
Исегезгә төшерәбез: Татарстанда 2020 елга кадәр дәүләт һәм башка милләт вәкилләренең телләрен үсешен тәэмин итүче дәүләт програмы эшли.