Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай II дөнья сугышында Японияне җиңүнең 70 еллыгын хәрби парад белән билгеләде


2015 елның 3 сентябре, Кытайда Җиңү көне
2015 елның 3 сентябре, Кытайда Җиңү көне

Бәйрәм чараларында Көнбатыш илләре һәм Япония җитәкчеләре катнашмый.

Пекинның Тяньаньмынь мәйданында Кытайның II дөнья сугышында Японияне җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан хәрби парад оештырылды. Парадта 12 мең хәрби, 200 очкыч катнашты, иң соңгы хәрби технология мисалы саналган танклар һәм ракеталар күрсәтелде.

Кытай башлыгы Си Цзиньпин чыгыш ясап, Кытай "беркайчан да дөнья белән идарә итү һәм экспансиягә омтылмады" дип белдерде. Парадта Русия президенты Владимир Путин, Беларус, Казакъстан һәм тагын берничә ил җитәкчеләре катнашты.

Көнбатыш илләре һәм Япония премьер-министры парадта катнашудан баш тартты. Европа Берлеге илләреннән Кытайга килгән бердән-бер дәүләт вәкиле Чехия президенты Милош Земан булды.

АКШ һәм башка зур демократик дәүләтләр Кытайның хәрби көчләрен арттыруы, агрессив сәясәт алып баруы, Көньяк Кытай диңгезендә җиргә дәгъва белдерүенә борчыла.

Бүгенге чыгышында Си Цзиньпин Кытай армиясе 300 мең кешегә кыскартылачак дип белдерде, әмма вакытын әйтмәде.

Кытай Халык Азат итү гаскәпләре бүгенге көндә дөньяда иң зур армия санала, анда 2.3 миллион хәрби хезмәт итә. Кытайның саклану бюджетының күләме АКШтан соң икенче урында.

XS
SM
MD
LG