Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин үзәк хәрби бүлге гаскәриләренең әзерлеген тикшерергә йөкләмә биргән


Кайбер министрлыкларның хәрби режимда эшләү мөмкинлекләре тикшереләчәк.

Русия президенты Владимир Путин үзәк хәрби бүлге гаскәриләрен чираттан тикшерү уздырырга боерган. Русия саклану министры Сергей Шойгу хәбәр итүенчә, 7-12 сентябрьдә үзәк бүлге хәрбиләре, шулай ук башка бүлгеләрнең өлешчә һава көчләре һәм десантчыларны тулы хәрби әзерлеккә җиткерелә. Сынаулар барышында десантчыларның ерак араларга һәм билгесез урыннарда хәрәкәт итүе тикшереләчәк. Шойгу әлеге сынаулар турында чит ил дәүләтләренең хәрби атташеларына хәбәр итәргә йөкләмә биргән.

Шул ук вакытта Русия сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы, сәүдә-сәнәгать министрлыклары, медицина-биология, Русия балык тоту һәм Росрезерв федераль агентлыкларының хәрби шартларда эшләү мөмкинлекләре тикшереләчәк. Бу хакта РБК хәбәр итә.

Билгеле булганча, күптән түгел Татарстанда да мобилизациягә әзерлек тикшерлде. Анда катнашучылар соңрак үзәк хәрби бүлек гаскәриләренең җыелма төркеменә кушылды.

2014 елның языннан Русия армиясе инде берничә сынау уздырды. Әлеге чараларның артуы Көнбатыш илләрендә борчу тудырды.

XS
SM
MD
LG