Accessibility links

Кайнар хәбәр

Олег Морозов Татарстанның Русия Федерация шурасындагы вәкиле булачак


2011 елда Олег Морозов һәм Рөстәм Миңнеханов Чаллыда "Бәләкәч" балалар үзәге ачылышында
2011 елда Олег Морозов һәм Рөстәм Миңнеханов Чаллыда "Бәләкәч" балалар үзәге ачылышында

Русия президентының эчке сәясәт идарәсенең элеккеге җитәкчесе Олег Морозов Татарстанның Федерация шусындагы вәкиле булачак. Бу хакта бүген Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте.

Март аенда Владимир Путин Морозовны президент каршындагы идарә җитәкчесе вазифасыннан азат итеп аның урынына Татьяна Воронинаны куйды.

Федерация шусында Татарстан исеменнән Чистай районының элекке башлыгы Илдус Әхмәтҗанов утыра иде. Аңа кадәр "Вамин" агрохолдингы җитәкчесе Вагыйз Минһаҗев булды. Соңыннан "Вамин" бөлгенлеккә төшеп банкларга бурычлы булып калды. Бүгенгә кадәр Федерация шурасында элекке Яшел Үзән администрациясе башлыгы Сергей Батин эшләде.

XS
SM
MD
LG