Сербия ягыннан килгән тагын меңләгән качакка Хорватиядә урын юк, дип белдерде премьер-министр Ранко Остоич.
Маҗарстан качакларны кертми башлагач мигрантлар Европа Берлегенең яхшы хәлле илләренә Хорватия аша агылды. Хорватиягә көн саен меңләгән мигрант килә. Күпләр качаклар лагерьларына эләкмәс өчен полиция һәм тикшерү нокталарын уратып чикне урман һәм кырлар аша узарга тырыша.
Меңләгән кеше кемдер утыртып алып барыр дигән өмет белән тимер юлы һәм олы юллар буйлап бара. Хорватиядән Германиягә барып җитәр өчен Словения һәм Австрияне узасы бар.