Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә "Төньяк Кавказ һәм Кырым төркиләре" күргәзмәсе ачыла


Милли киемнәрен кигән нугайлар
Милли киемнәрен кигән нугайлар

Әлеге фотокүргәзмәнең төп максаты – кумык, алан, нугай һәм Кырым татарларының уртак тамырларын һәм бердәмлеген күрсәтү.

29 сентябрьдә ачылачак күргәзмәдә кумык фотографы Рәшит Каһирбәк фотолары күрсәтеләчәк. Иҗат әһеле үзенең төп фикерен болай аңлата: “Мин кумык, карачай-балкар, нугай һәм кырымтатарларның мәдәни, дини һәм тел бердәмлеген күрсәтергә телим. Хәзер без барыбыз да Мәскәүдә яшибез, ә зур мегаполиста шушы уртаклык тагы да яхшырак сизелә һәм күренә.”

Күргәзмәне Мәскәүдә эшләүче "Qumuqlar" оешмасы, карачай-балкар яшьләренә ярдәм итүче "Эльбрусоид" вакыфы, нугай яшьләре берлеге һәм кырымтатарларның Мәскәүдәге җәмгыяте оештыра.

Рәшит Каһирбәк фотолары белән 29 сентябрьдән алып 5 октябрьгә кадәр Мәскәүнең Милләтләр йортында (Новая Басманная урамы, 4) танышырга мөмкин.

XS
SM
MD
LG