Украинага илчелеге Казакъстанның "Мәктәп" нәшриятында басылган дәреслекләрдә Кырымны Русиянең субъекты итеп күрсәткән өчен Казакъстан тышкы эшләр министрлыгына протест нотасы белдерде. Бу хакта Украина илчелеге сайтында язылган.
Украина ягы фикеренә күрә, Кырымны Русиянең бер өлеше итеп күрсәтү халыкара җәмәгатьчелек һәм Казакъстан җитәкчелегенең "берничә тапкыр Украинаның бөтенлегенә теләктәшлек белдерүенә" дә каршы килә.
Украина ягы Казакъстанның тышкы эшләр министрлыгы һәм мәгариф министрлыгына мөрәҗәгать итеп әлеге дәреслекләрне җыеп алырга чакыра.
Казакъстан мәгариф министрлыгы Украина ягыннан мөрәҗәгать алганлыгын раслады дип яза РБК. Министрлык әлегә "Мәктәп" чыгарган дәреслекләр тикшерелә дип белдергән.