Accessibility links

Касыйм татарлары турында фильм төшерелә


2014 елның декабрендә Касыймда татар мәдәният һәм сәнгать үзәге ачылды
2014 елның декабрендә Касыймда татар мәдәният һәм сәнгать үзәге ачылды

Яңа документаль фильмны "Беренче дөнья сугышында Русия мөселманнары" фильмын эшләгән режиссер Людмила Савинкина төшерә.

Савинкина Русия халыклары белән, аларның көнкүреше, йолалары белән кызыксына. Яңа фильм аның татар мәдәниятенә багышланган өченче кино әсәре булачак.

Төшерү төркеме Касыйм шәһәренең үзендә, шулай ук, Касыйм районы авылларында эшләячәк. Фильмда Татарстан Фәннәр академиясе Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Фәридә Шәрифуллина һәм Касыйм туган як тарихын өйрәнү музееның өлкән фәнни хезмәткәре Вероника Цеменкова да катнаша.

XS
SM
MD
LG