Accessibility links

Кайнар хәбәр

Савченкога карата чираттагы мәхкәмә бара [туры трансляция]


Бүген мәхкәмә Савченко аңлатмаларын тыңлаячак. Азатлык мәхкәмәдән туры трансляция тәкъдим итә.

Украина хәрби очучысы Надежда Савченконы Ростов өлкәсенең Донецки шәһәр мәхкәмәсенә чираттагы утырышка алып килделәр. Полиция иминлек чараларын арттырды. Мәхкәмә бинасы янына журналистлардан тыш, беркем дә кертелми. Шәһәр үзәк урамында хәрәкәтнең бер өлеше ябылган. Бу хакта РИА-Новости хәбәр итә.

Бүген мәхкәмә Савченко аңлатмаларын тыңлаячак, дип белдерде адвокат Марк Фейгин.

22 сентябрьдә узган утырышта мәхкәмә гаепләү ягының адвокатларны эштән читләштерү турындагы мөрәҗәгатен кире каккан иде. Шулай ук адвокатларның эшне тикшереп бетерү өчен кире кайтару мөрәҗәгате дә кире кагылды.

Надежда Савченко узган елның җәендә Луһански өлкәсендә Русиянең ике журналистын үтерүдә гаепләнә. Савченко гаепләүләрне кире кага. "Мин беркайчан да кешеләргә коралсыз атмадым. Мин үтерүче түгел, ә солдат. Артиллерияне өйрәтеп торучы булмадым, мин артиллериядә түгел, ә һава көчләрендә хезмәт иттем", диде Савченко.

Кичә Дондагы Ростовта активистлар шәһәр хакимияте рөхсәте белән украин хәрбиен азат итүне таләп итеп пикет оештырды.

XS
SM
MD
LG