“Башкорт телен өйрәнәм” дип исемләнгән програмны башкорт телен башлангыч дәрәҗәдә өйрәтү методикасын булдырган Вячеслав Чернев алып бара.
– Безнең проектта катнаша торган кешеләр 12 дәрестән соң башкорт телендә азмы-күпме аралаша алачак. Инде беренче дәрестә үк алар сөйләшеп карады – хаталары бар, әлбәттә, - диде проектның мөхәррире Зөлфия Рәхмәтуллина.
Програмда биш кеше катнаша: Непалдан һәм Нигериядән Уфага укырга килгән ике студент, медицина университеты ординаторы, БСТ каналында тапшырулар алып баручы Гүзәл Хөрмәтова һәм 10нчы сыйныф укучысы.
Быел “Башкорт телен өйрәнәм” тапшыруының икенче сезоны дөнья күрә.
Татар телендә эшләүче “Яңа Гасыр” телевидениесендә дә татарчага өйрәтә торган тапшырулар бар. Берсе “Поём и учим татарский язык” дип атала - ул балалар өчен эшләнә. Икенчесе уен шәклендә эшләнә торган “Переведи! Татарча өйрәнәбез” тапшыруы.