Accessibility links

Кайнар хәбәр

Блогерлар: Сүриядә 19 яшьлек хәрби контрактник үлгән


Вадим Костенко
Вадим Костенко

Сүриядә контрактник Вадим Костенконың һәлак булуы турында социаль челтәрләргә таянып блоггерлар хәбәр итә.

Сүриядә һәлак булырга мөмкин Русия хәрбие турында Кремльдә белмиләр. Президент сүзчесе Дмитрий Песков әлеге мәгълүматны Русия саклану министрлыгыннан белешергә киңәш итте. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Элегрәк Краснодар төбәгеннән Сүриядә үлүче хәрби контрактник Вадим Костенконың вафаты турында социаль челтәрләргә таянып, Conflict Intelligence Team (CIT) төркеме хәбәр итте. Сишәмбе көнне бу хәбәрне вафат булган хәрбинең туганнары раслады.

19 яшьлек Костенконың вафаты турында мәгълүмат 25 октябрь көнне аның дусларының социаль челтәрендә пәйда булды. Conflict Intelligence Team төркеме активистлары бу хәбәргә игътибар итеп, Костенконың якыннары белән элемтәгә кергән. Алар Вадим Костенконың армиядән соң, контракт имзалавын һәм һөҗүм авиаполкына хезмәт күрсәтү эшчесе буларак раслануын әйткән.

Хәрбинең йөргән кызы CIT активистлары белән язышуда Костенконың мәете Сүриядән табутта кайтарылуын раслаган. Хәрби бүлек идарәсе авыл кешеләренә Сүриядә тагын тугыз русияленең һәлак булуын әйткән.

Русия саклану министрлыгында солдат үлеме турындагы хәбәргә аңлатма бирми.

CIT мәгълүматларына күрә, Костенко якын көннәрдә Краснодар крае Калинин районы Гречаная Балка авылында җирләнәчәк.


XS
SM
MD
LG