Accessibility links

Германиядә Татарстанның туризм мөмкинлекләре тәкъдим ителә


Германиянең берничә шәһәрендә туроператорларны Татарстан объектлары һәм хезмәтләре белән таныштыралар.

Татарстанның туризм дәүләт комитеты Германиядә республиканың туризм мөмкинлекләрен тәкъдим итә. Кичә Майндагы Франкфуртта булсалар, бүген Берлинда булып туризм индустриясе вәкилләре белән очрашачак. Бу хакта комитетның матбугат хезмәте хәбәр итә. Германия туроператорлары арасында «Казанда Уик-энд» дигән бүләк тә уйнатылган.

Билгеле булганча, 26-28 октябрьдә Германиянең Мүнһен, Майндагы Франкфурт, Берлин шәһәрләре арасында Road Show бара. Анда катнашучылар шәһәрдән-шәһәргә йөреп, эшче сессияләр кысаларында партнерларына үз объектларын һәм хезмәтләрен тәкъдим итә.

Ростуризм мәгълүматларына күрә, Русиягә туристлар китерүдә Европа илләре арасында Германия беренчелекне алып тора.

XS
SM
MD
LG