Accessibility links

Кайнар хәбәр

Еракка йөрүче йөк машиналары 11 ноябрьдә федераль юлларны ябарга җыена


Йөк ташучы ширкәтләр 12 тоннадан арткан машиналарга федераль юлларда түләү кертүгә каршы.

Русиядәге ерак араларга йөрүче йөк машиналары федераль юлларда 12 тоннадан артык авырлыктагы машиналарга түләү кертүгә каршы 11 ноябрьдә протест чарасы үткәрергә җыена. Бу хакта Газета.ru яза.

Әлеге йөк машиналарының кисәтү чарасы Русиянең берничә төбәгендә, шул исәптән Татарстанда да үтте. Кисәтү чарасы вакытында протест шигарьләре эленгән машиналар көндезге 12 дән бергә кадәр тизлекләрен 10 км.сәгатькә киметте. Кайбер йөртүчеләр имзалар җыйганга бөтенләй эшкә чыкмады.

2015 елның 15 ноябреннән 12 тоннадан авыррак машиналардан федераль юлдан үткән өчен түләү кертелә. Бу хәл юлга килгән зыянны каплау өчен дип белдерелә. Бер машинага бер чакрым ара узу транспорт ширкәтләренә 3 сум 75 тиенгә төшә. 2016 елда әлеге түләүләр нәтиҗәсендә юл фонды 40 млрд сум акча җыячак, дип белдерелә.

XS
SM
MD
LG