Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов: Конституция – Татарстан дәүләтчелегенең яңа тарихында зур вакыйга


Татарстан әләме һәм Тататрстан Конституциясе
Татарстан әләме һәм Тататрстан Конституциясе

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын Конституция көне белән котлады.

Миңнеханов котлауда: "Хокукый системаның нигезе һәм чыганагы булган төп канунны кабул итү – Татарстан дәүләтчелегенең яңа тарихында зур вакыйга, демократик, хокукый һәм иҗтимагый дәүләт төзелешендә мөһим адым", дип белдерде.

Президент Конституциядә республиканың федераль үзәк белән мөнәсәбәтләренең нигезләре салыну – аеруча әһәмиятле, дип бәяли.

"Конституция республикада сәяси система эшчәнлегенең принципларын һәм механизмнарын билгеләде, сәяси-иҗтимагый тотрыклылыкның хокукый гарантияләренә нигез салды", ди Миңнеханов.

****

1990 ел, 30 август

Татарстан суверенитеты турында декларация кабул ителә.

1992 ел, 21 март

Татарстан суверенитеты турында референдум үткәрелә, тавыш бирүчеләрнең 61,4 проценты суверенитетны хуплыйлар. Ирешелгәннәрне кануни яктан саклап калу максатыннан Татарстан Конституциясен язу зарурилыгы баса. Аны әзерләү өчен махсус комиссия оеша. Моңа кадәрге ТАССР Конституцияләре бары тик декларатив характерда була һәм кырыс партия цензурасы шартларында кабул ителә. Яңа Конституцияне язу исә катлаулы вәзгыятьтә бара: Татарстан статусы турында федераль үзәк белән даими сөйләшүләр алып барыла, Казан урамнарында татар милли хәрәкәте һәм үзен демократик дип атаган хәрәкәт вәкилләре даими урам чараларын оештырганнар.

1991 ел, 31 декабрь

Яңа Татарстан Конституциясе проекты киң фикер алышу өчен тәкъдим ителә, аңа карата барлыгы 5,3 мең тәкъдим, төзәтмә кертелә. Халыкара хокукый экспертизалар үткәрелә.

1992 ел, май

Татарстан Югары Советы утырышында төп канунның беренче укылышы үтә. Халык депутатларыннан 500дән артык төзәтмә карала. Тигез дәүләт телләре, дәүләт хакимиятен оештыру, республика ватандашларына караган маддәләр зур бәхәс уята.

1992 ел 6 ноябрь

Татарстан Конституциясе Дәүләт шурасы (Югары совет) тарафыннан кабул ителә.

XS
SM
MD
LG