Accessibility links

Кайнар хәбәр

МАК: Казанда очкыч һәлакәте сәбәпле Боинг-737ләрнең очышлары тыела


"Трансаэро" һава ширкәтенең Боинг-737 очкычы
"Трансаэро" һава ширкәтенең Боинг-737 очкычы

Мәгълүмат чаралары Русиядәге Боинг-737ләрнең очышларын тыюны "Трансаэро"ның банкротлыкка чыгуы белән бәйли.

Дәүләтара авиация комитетының (МАК) Boeing 737 очышларын туктату карары Русиядәге алты очкычка гына кагылачак. Бу хакта Һава тарнспортын куллану ассоциациясе президенты Владимир Тасун ТАССка белдергән.

Тасун сүзләренчә, Русия ширкәтләрендә булган 200 очкыч чит илләрдә теркәлгән һәм шунлыктан МАКның алардан сертификатларын алырга хокукы юк. Ерак Көнчыгыштагы "Аврора" һава ширкәтенең дүрт, "Газпромавиа" ширкәтенең ике очкычы Русиядә теркәлгән.

Алдан Дәүләтара авиация комитеты Боинг-737 очкычларын куллануны туктатып тору карарын Казандагы очкыч һәлакәте эшен тишкерүдә Росавиация нәтиҗәләре сәбәпле кабул иткәнен белдергән иде.

МАК белдерүендә, 2013 елда Казандагы һава һәлакәтеннән соң Росавиациянең Боинг-737 очкычларын төзекләндерү мәсьәләсен берничә тапкыр күтәрүе әйтелә. Росавиация руль белән биеклекне идарә итү системасының сафтан чыгуы һәлакәткә китергән дип тә белдерә. МАК халыкара тикшерүдән соң биеклекне идарә итү системасының сафтан чыгу фаразы расланмавын күрсәтә. 2015 елның апрель аенда төгәлләнгән тикшерү нәтиҗәләре белән Росавиация килешә, әмма ике айдан соң нәтиҗә документларыннан үзенең имзасын кире ала.

Росавиация Боинг-737ләрнең очышларын тыймаган, "шул сәбәпле 20 млн пассажир куркыныч астында куелган", дип белдерә МАК үзенең сайтында.

Дәүләтара авиация комитетының Боинг-737 очкычларының сертификатларын алу карары булуга карамастан, Русия һава ширкәтләре очышларын дәвам итә. Хәзер Русиядә мондый 135 очкыч бар. Алар, аерым алганда, "Аэрофлот", "Ютэйр", S7 ширкәтләрендә. "Победа" ширкәтенең бөтен очкычлары да Боинг-737.

Узган атнада очышларга сертификаты алынган "Трансаэро"ның да Боинг-737 очкычлары аз булмаган.

"Аэрофлот"та МАКның Боинг-737 очышларын туктату карарын "Трансаэро"ның банкротлыкка дучар булган өчен үч алуы дип бәялиләр. МАК башлыгы Татьяна Анодина – "Трансаэро" хуҗаларының берсе Александр Плешаковның әнисе.

XS
SM
MD
LG