Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү мәхкәмәсе интернетта иң популяр файллар алмашу хезмәтен тыйды


Интернет кулланучылар ясаган рәсем
Интернет кулланучылар ясаган рәсем

Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе rutracker.org сайтын тыю турында карар чыгарды. Карар “Эксмо” нәшрияты шикаяте нигезендә кабул ителде.

Русиядә иң популяр саналган торрентлар сайты rutracker.org-ка тыю яный. Моның турында карарны дүшәмбе көнне Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе кабул иткән. 30 көн эчендә карар шикаять ителмәгән очракта, Роскомнадзор аны Русиядә ябачак.

Тыю сәбәбе булып автор хокукларын бозу тора. 12 октябрь көнне Мәскәү мәхкәмәсенә шикаятьне Музыкаль индустриянең милли федерациясе тапшыра. Rutracker сайты исә кулланучылары өчен сораштыру үткәрде: 320 мең торрентны бетереп, эшне гадәттәгечә дәвам итәргәме, әллә инде компромиска бармыйча, Русиядә блоклануга әзерләнергәме. Беренче очракта шактый күп материал, шул исәптән, исемнәре охшаш булган файллар да бетереләчәк. Бүгенге көндә бер миллионнан артык кеше тавыш биргән сораштыруда 67% белән икенче вариант җиңеп килә.

Rutracker җитәкчелеге белдергәнчә, 320 мең торрент бетерелсә дә, Роскомнадзор барыбер башка төрле файллар өчен сайтка дәгъва белдерәчәк. Шуңа күрә алар мәхкәмә алды сөйләшүләргә килмәдер. Сайт җитәкчелеге мәхкәмәгә аппеляция дә бирергә җыенмый, чөнки аларның сүзләренчә, моны кулланучылар эшләргә тиеш.

Rutracker.org – Русиядәге иң зур интернетта файллар алмашу хезмәте (торрент-трекер). Анда 14 миллионнан артык кеше теркәлгән. Сайт аша гомуми авырлыгы 2,88 петабайт (1 петабайт - 1024 терабайтка тиң) булган виде, аудио-файллар, китаплар һ.б. төрле күңел-ачу, мәгълүмати файлларны йөкләп була.

XS
SM
MD
LG