Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истанбулда инглизчә чыгучы Zaman басмасында тентү булды


Zaman хезмәткәрләре тентүдән соң
Zaman хезмәткәрләре тентүдән соң

Журналистлар һәм хокук яклаучылар бу көннәрдә ике көндәлек басма һәм бер журналда булган тентүләрне Антальяда үтәчәк "Зур-20" саммиты алдыннан "хурлык" дип атады.

Атнакич көнне Төркиядә инглизчә чыгучы популяр Zaman басмасы бинасында тентү булды. Корал тоткан полиция кичкә басманы нәшриятка әзерләп утырган журналистларны куып чыгарып, бүлмәләрне тикшерде, бина өстендә боралактан күзәтү оештырды.

Zaman үзендә узган айда ябылган Özgür Bugün басмасын чыгарып ята, дигән хәбәрләр таралган иде. Zaman медиа төркеме адвокатлары кичәге тентүдән соң мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәчәкләрен белдерде.

“Полициянең ирекле матбугат чараларына бәреп керүе гадәти хәлгә әйләнде. Без Конституцияне бозучы һәм мәгълүмат ирегенә каршы булган бу гамәлне кискен тәнкыйтьлибез. Ни генә булса да, илебез демократия юлыннан кире борылмас, дип ышанабыз”, диелгән Zaman медиа адвокатлары белдерүендә.

28 октябрь Төркия полицияcе берничә зур мәгълүмат чарасына бәреп керде. Аннан алда 26 октябрь хөкүмәтне тәнкыйтьләүче Koza İpek Холдинг идарәсе үзгәртелде. Тентүләрдән соң холдингка кергән Bugün һәм Millet көндәлек басмалары, шулай ук Bugün TV һәм Kanaltürk телевидение каналларында күпләр эштән алынып хакимияткә лояль журналистлар китерелде. Адвокатлар моны бу атнада 15-16 ноябрь Антальяда үтәчәк “Зур 20лек” саммиты алдыннан “хурлык” дип атады. “Зур 20лек” төркеменә 19 илнең хөкүмәтләре һәм үзәк банклары, Европа Берлеге исеменнән Европа комиссиясе һәм Европа Үзәк банкы керә. Быел төркемдә Төркия рәислек итә.

XS
SM
MD
LG